Апаста туйлар узды
Апас егете Равил Шакуров һәм Апас кызы Алсу Фәйзрахманова Кызыл туйларын билгеләп узды.
Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,
Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.
Түкми, чәчми гомер буйларына
Илтә торган изге бәрәкәт.
Бәхет кошы кунсын өегезгә,
Сөенсеннәр әти-әниләр.
Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән
Тупырдашып үссен бәбиләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев