Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста туйлар узды

Алтын көздә булган яшьлек туе Апас һәм Саба арасындагы мәхәббәт күперен тагын да ныгытты

Әлмәндәр егете Раил Абдуллин тормыш яры итеп Саба районы кызы Миләүшә Нәбиуллинаны сайлады. Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп узды. Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез. 
Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр, 
Алда өмет, бәхет, мәхәббәт. 
Түкми, чәчми гомер буйларына 
Илтә торган изге бәрәкәт. 
Бәхет кошы кунсын өегезгә, 
Сөенсеннәр әти-әниләр. 
Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән 
Тупырдашып үссен бәбиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев