Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста төзелүче футбол кыры тиздән кулланылышка тапшырылачак

Апаста ясалма чирәм өслекле футбол кырын торгызу эше дәвам итә.

Әлеге объект төзелеше “2016-2020 елларга Россия Федерациясендә спорт һәм физик культураны үстерү“ федераль максатчан программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасында “Демография“ милли проектының “Спорт – яшәү нормасы“ проектын тормышка ашыру максатыннан башкарыла. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның санын һәм Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр өлешен 55 процентка кадәр арттыруны күздә тота.
- Төзелеш эшләре агымдагы елда башлып китте. Хәзерге вакытта объектта футбол кырының нигезен һәм дренаж системасын урнаштыру эшләре төгәлләнде. Шулай ук ясалма өслек һәм комплектлау материаллары китерелде. Бүгенге көндә төзүчеләребез ясалма өслекне монтажлау һәм футбол кырын койма белән әйләндереп алу эше белән мәшгуль. Тиздән биредә төзелеш эшләре төгәлләнеп, бу объектны кулланышка тапшырачакбыз. Киләчәктә биредә йөгерү юллары, трибуна, машина кую урыннары булачак, - дип белдерде генераль подрядчы оешма вәкиле Айрат Хамадияров.
Футбол кыры Апас спорт мәктәбе карамагына тапшырылачак. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә футбол белән 80 яшь спортчы егет шөгыльләнә. Аларга 2 тренер футбол уйнау серләрен өйрәтә.
- Футбол белән шөгыльләнүче яшь егетләребез өчен бу кыр зур мөмкинлекләр ача. Биредә шөгыльләнүче футболчыларыбыз зур уңышлар яулап, Апасыбыз данын еракларга тынытыр дип ышанып калам, - диде спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев