Апаста Ватан Геройлары көне уңаеннан, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов хөрмәтләнде
9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов та бу көнне дулкынлану белән көтә.
(9 декабрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле.
“Эшләү дәверендә бик кыен чаклар да булды, тик сынатмадым. Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп хезмәт иттем. Чөгендер игү һәм эшкәртүдә ел саен югары күрсәткечләргә ирештем. Намуслы хезмәтемне күрә, бәяли белделәр“, – ди ул.
Василий Игнатьевич Аверьянов 1987 елда беренче II дәрәҗә орден белән бүләкләнә. Берничә елдан соң калган орденнарын ала.
Ватан Геройлары көне уңаеннан мөхтәрәм райондашыбыз Апас муниципаль район Советы утырышына чакырылып хөрмәтләнде. – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов Василий Аверьяновны тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев