Апаста волонтерлар активлык күрсәтә
Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм февраль азагында китәр дип көтелә.
(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә егетләргә ярдәм йөзеннән гуманитар ярдәм җыю эше бара.
Авыл җирлекләрендә игелекле эшләр башкарыла. Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә волонтерлык хезмәтләре оешкан.
Кызыл Тау авылында егетләр өчен йорт токмачы кискәннәр. Карамасарда көмеш волонтерлар окоп шәмнәре ясаган. Авыл җирлеге башлыклары ярдәмне “Алга” яшүсмерләр клубына тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев