Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста яңа бәйге игълан ителде

Әлеге бәйге районда эшләп килүче мәдәният йортлары һәм авыл клублары эшчәнлеге буенча уза.

(28 нче сентябрь, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия Зур Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз җирлекләрендә булып мәдәният йортларының эшчәнлеге белән танышты.
“Район башлыгы тарафыннан тагын бер бәйге игълан ителде. Монда бина торышы гына каралмый. Биредә эш ничек бара, нинди чаралар уза, халык белән бәйләнеш бармы, чараларда халык фикере исәпкә алынамы? Болар барысы да исәпкә алына. Шулай ук халык белән очрашканда бүгенге көндә актуаль булган сораулар да күтәрелә. Ул вакцина ясату, яшь гаиләләр белән эшләү, балаларны тәрбияләү буенча әңгәмәләр”, - дип таныштырды Луиза Сафина.
Һәр мәдәният йортында эш бара. Төрле түгәрәкләр эшли. Лаеклы ялдагы апалар җырлашып утыралар, кул эшләре буенча бер-берсеннән өйрәнәләр.
“Лаеклы ялда булсак та өйдә генә утырасы килми. Мәдәният йортына җыелабыз. Кул эшләре эшлибез, китапханәдә яңа китаплар белән, ил-көн яңалыклары белән танышабыз. Төрле чараларны бергәләп әзерлибез”, - ди Кече Болгаердан Ләлә апа Фәйзуллина.
Мәдәният йортларына, китапханәләргә балаларны да җәлеп итәләр. Зур Күккүз авылы китапханәсендә “Серле дөнья” дип аталган курчак театры эшләп килә.
“Безнең курчак театры 2002 елдан бирле эшли. Ел саен яңа спектакль куябыз. Әйберләрен, курчакларын балалар белән бергәләп әзерлибез. “Иделкәем” конкурсында катнашып призлы урыннар яулыйбыз. Дипломант та булдык. Халык театры исемен дә алдык. Бу театр балаларны бердәмлеккә өйрәтә, дуслаштыра”, - дип таныштырды китапханәче Галия Җәләлиева.
Комиссия эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев