Апаста Яңа ел уңаеннан оештырылучы чарага әзерлек бара
Районда узачак Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, сәламәтлекне саклау өлкәсе белгечләре катнашындагы махсус комиссия төзелде.
Әлеге комиссия чарада катнашачак кунаклар өчен әзерләнгән ризыкларның санитар-эпидемиологик халәтен, сыйфатын тикшерде. Бүген районда зур тантана көтелә. Хезмәттәге казанышлары өчен макталган, данланган кешеләр, үрнәк гаилә юлы узучылар, дин әһелләре иң элек район мәдәният йортына җыела. Концерт программасы караганнан соң, алар Үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашачак һәм чәй өстәлләре артында урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев