Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Апаста яңа янгын сүндерү депосы ачылды
Апаста Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, “Ак Барс“ Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында яңа янгын сүндерү депосы – 106нчы янгын-коткару хезмәте бинасы ачылды.
(27 август, “Апастово-информ“).
Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр хезмәте оешуның 30 еллыгы, Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр хезмәте оешуның 25 еллыгы һәм Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылды.
1930 елда Апас районында районның янгын сүндерү бүлеге ачыла. Ул вакытта янгын кул насослары һәм кул астындагы чаралар белән сүндергәннәр. Атлар белән 2 төркем эшләгән. 1957 елда гына Апаска беренче янгын сүндерү машинасы кайта. Бүгенге көндә янгын сүндерү һәм хезмәт итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
27 августта яңа, уңайлы, заманча янгын сүндерү депосы ачылды. Төзелеш эшләре кыска вакыт эчендә төгәлләнде. Янгын сүндерү депосына беренче нигез ташы 2019 елның 28 октябрендә салынган иде. Бу хакта ачылу тантанасында яңгырады.
“Хөрмәтле апаслылар, коткару хезмәте коллективы, яңа коткару хезмәте ачылу тантанасы белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын күркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күп эшләр башкарыла. Бәхетсезлек очракларын юкка чыгарып булмаса да, аларның санын киметү, иминлек тәэмин итү безнең хәлдән килә. Соңгы 5 елда янгыннар, аларда вафат булучыларның саны кимеде. Республика күп кенә өйрәнү, спорт, мәдәни чараларның югары дәрәҗәдә узуы белән билгеле. Янгынга каршы хезмәтнең техникаларын да яңарту эше бара. Соңгы 3 елда техника паркы Федераль һәм Республика бюджеты кысаларында 48 берәмлек техникага яңарды. 10 елдан артык эшләүче 80 машинаны төзекләндерү өчен 200 миллионга якын акча бүлеп бирелде. Эшләр дәвам итә. Деполар төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсен без бүген күрәбез. Татарстан Республикасы программасы нигезендә төзелгән бина үз ишекләрен ачты. Әлеге күркәм эшләр өчен Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт“, – диде Алексей Песошин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры тантана барышында янгын сүндерү депосына яңа янгын сүндерү машинасын тапшырды. Шулай ук 1957 елда чыккан, озак еллар районга хезмәт иткән, беренче “ГАЗ-51“ машинасы да яңарып, төзекләнеп тарихи Ватанына кире кайтты. Ул бина янында тарихи бер бизәк булып урын алды.
–Мин элеккеге янгын сүндерү бүлеге бинасын хәтерлим. Бүгенге барлык уңайлыклары булган бина өчен Республика Президентына рәхмәтлемен. Халык иминлеген саклау, туган төбәгебезгә хезмәт итү өчен барысын да эшләргә бурычлыбыз. Районыбызда олы тантана. Район җитәкчелегенә, төзүчеләргә дә олы хөрмәтемне җиткерәм, – диде Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.
Тантана барышында бүләкләү өлеше дә булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Коткару һәм бердәмлек өчен“ медале белән бүләкләнде. Төзелеш эшләрен сыйфатлы һәм тиз арада башкарган, “Стройсервис“ оешмасы җитәкчесе Илдар Мингалиевка һәм төзүчеләргә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Төзелеш оешмасына шулай ук район башлыгының да Рәхмәт хаты бирелде.
–Бүген районыбызда зур тарихи бәйрәм. Яңа төзелгән янгын сүндерү депосы, төзекләндерелгән балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты кулланылышка тапшырыла. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга, Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга олы рәхмәтемне белдерәм. Барлык шартлар тудырылган бина – тарихи бүләк. Барлык хезмәткәрләргә уңышлар телим. Күңелсез вакыйгалар сирәгрәк булсын, – диде район башлыгы.
“Апас районы оешуның 90 еллыгы“ медальләре белән район үсешенә зур өлеш керткән Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга, 106нчы янгын-коткару хезмәте бүлеге ветераннар Советы рәисе Леонид Ромачковка тапшырылды.
Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачковка яңа бинаның символик ачкычы тапшырылды. Аннан барлык кунаклар да бинаның эченә үтеп, андагы шартлар белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев