Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста яшәүче Ләлә Ногмановага дәвалану өчен ярдәм кирәк

Саклык банкы счеты: 4276 8620 1583 4239 Телефон: МТС 8-917-922-12-47 (картага бәйләнгән)

Көнгә чыккач, йөгерәбез, чабабыз, дөнья куабыз. Еш кына янәшәдәгеләрнең хәлен сорарга да онытабыз кебек. Ә кеше соңгы чиккә җиткәч, үзе генә көрәшерлек хәле калмагач кына, зарын читләргә чыгара, ярдәм сорый. Апаста яшәүче Ләлә Ногманова 7 елдан бирле ХВДАП (Хроническая воспалительная демиелинизирующая аксонопатическая полинейропатия) авыруы белән көрәшә. 2011 елда башланган авыру көннән-көн үзен сиздерә бара. Шул еллар эчендә күпме хастаханә сукмаклары тапталган, күпме дарулар сатып алынган, никадәрле дәвалану курслары узылган. Моны Ногмановлар гаиләсе үзе генә тулысынча белә һәм аңлыйдыр. Ләлә 2013 елда 10 килограммга ябыга. Аннан Россия җитештерүендәге иммуноглобулиннар курсы уза. 2014 елда әлеге дәвалануны кабат узып, хәле яхшы якка үзгәрә. Гаилә дәвалануга 1,5 миллион сум акча сарыф итә. Ләкин соңгы вакытта бу даруның да файдасы тими башлый. Тагын да көчлерәк, кыйммәтлерәк дарулар кирәк. Бер курс дәвалану өчен 500 мең сум акча таләп ителә. Ләкин гаиләнең ул кадәрле акча табу мөмкинлеге юк. 
Ләлә – ике кыз әнисе. Гомеренең дә чәчәк аткан вакыты гына. Сызланып ятуларның ни икәнен ул үзе генә белә. Балалары өчен өзгәләнү дә күп вакыт күңелендә яшерелеп кала. Ләлә әле киләчәккә ышанычын, өметен югалтмый. Аның кызларының аякка басуын күрәсе, якыннары янәшәсендә буласы, тормыш иптәше янәшәсенә басып, өздереп иң матур, иң моңлы җырларын җырлыйсы килә. 
Тормыш кемгә, кайчан, нинди сынау әзерләгәнен беребез дә белми. Яшәешнең кырыс сынаулары алдында бирешергә теләмәгән ханымга безнең ярдәм кирәк. Хәлебездән килгәнчә ярдәм итсәк иде. Без бергә һәм бердәм чакта көчле! Бергә булганда барысын да җиңеп була! Янәшәдәгеләр борчуына битараф калмыйча, изгелекләр кылып яшик! 
Ярдәм итү өчен реквизитлар: 
Саклык банкы счеты: 4276 8620 1583 4239 
Телефон: МТС 8-917-922-12-47 (картага бәйләнгән) 
Алучы: Ногманов Илдар Рәшитович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев