Апаста яшьләр кавыша
Каратун егете Руслан Гобәйдуллин һәм Иске Әнәле авылы кызы Гөлчәчәк Хөснуллина парлы гаилә юлына аяк бастылар.
Алар ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез.
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак беркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан ускән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев