Апаста яшьләр кавыша
Үтәмеш авылы кызы Сиринә Шәйхмәтова һәм Олы Кайбыч егете Илнар Билалов никахларын рәсмиләштерде.
Алар бу көннән башлап бер уйда, бер теләктә, бер максат белән яшәргә карар кылды. Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз, матур, тигез тормыш, бәхетле киләчәк телибез.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан ускән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев