Апаста яшьләр кавыша
Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Апас егете Руслан Галиуллин тормыштагы тиң яры итеп Тәтеш районы Байраш авылы кызы Илүзә Хәсәнованы сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Галиуллиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев