Апаста язгы чәчү эшләре бара
Кыр хезмәтчәннәре язгы чәчү эшләренә керештеләр. Эш берьюлы берничә кырда башланып китте.
(15 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Район башлыгы Равил Хисаметдинов кырларда булып, җитәкчеләр, игенче-механизаторлар белән очрашты, эшнең сыйфаты белән кызыксынды, хезмәткәрләргә уңышлар теләде.
“Свияга“ агрофирмасының Горбунов берләшмәсе Дәүләки бүлекчәсендә 200 гектарлык кырда буразналарга беренче бөртекләр салынды.
“Хәерле сәгатьтә, дип чәчү эшләренә керештек. Барлык техникабыз да сафта, алар бүген кырларда эшли. Тиздән җир эшкәртү тәмамланып, барысы да чәчү эшенә керешәчәк. 8500 гектарда язгы культуралар чәчеләчәк, 2500 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Максатыбыз – 10-12 көндә эшне төгәлләргә, – диде Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Берләшмәдә эш ике сменада оештырылган. Хезмәткәрләр көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.
Дәвеш бүлекчәсендә шулай ук кырларда эшнең кызган чагы. Алар 342 гектарлы кырда бодай чәчү эшенә керештеләр. Идарәче Камил Гыйззәтуллин сүзләренчә, басу-кырларда тәүлек әйләнәсе техника тавышы тынмый. Чәчү эшләрен изге дога белән башлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев