Апаста житәкче хатын-кызларны Яз бәйрәме белән котладылар
Җаваплы җитәкче вазифасын башкаручы һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән хатын-кызлар Апас Туган якны өйрәнү музеенда үткән бәйрәм чарасының иң кадерле кунаклары булдылар.
(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)
Биредә алар өчен музей җитәкчесе Рәмис Ногманов җылы бәйрәм кичәсе тәкъдим итте. Ир-ат җитәкчеләр тарафыннан ихлас теләкләр яңгырады.
Апасның көчле рухлы, гүзәл хатын-кызларын район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләп, район башлыгының ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
“Сез тормышның үзәгендә кайныйсыз. Гаиләнең дә тоткасы сез. Шул ук вакытта җаваплы эш урыннарында да хезмәт итәсез. Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән Яз бәйрәме белән котлыйм! Барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, мәхәббәт, эшләрегездә иминлек, башлангычларда уңышлар телим”, - диде ул.
Залда күтәренке кәеф хакимлек итте. Назлы һәм шул вакытта җитди карашлы хатын-кызларыбызның йөзләрендә шат елмаю чаткылары балкыды. Радик Исмәгыйлев һәм Айрат Айтуганов җырлары һәм ләлә чәчәкләре залда утырган гүзәл затларыбызга яз сулышы, бәйрәм кәефе өстәде.
Тантаналы чара бүләкләү мизгелләре белән тәмамланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова районыбызның “Йолдыз”(“Звезда”) газеталарына язылу кампаниясендә хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева аларга олы рәхмәтен белдереп, ихлас теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев