Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста үзәк чыршы ачылды

27 декабрь кичендә Апаста Үзәк чыршы ачылды

Үзәк паркта урын алган искиткеч матур, зәвыклы чыршыны ачу тантанасына райондашлар җыелды. Күп санлы Кыш бабай һәм Кар кызлары, әкият геройлары әлеге чараның бизәге булды. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан театральләшкән тамаша әзерләнгән иде һәм матур җырлар тәкъдим ителде. 
Чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты һәм район үсеше өчен өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен ирештереп, бәйрәм белән тәбрик итте. 
Паркка тәмле шашлык, коймак исе таралды. Зур казанда пылау пеште. Теләгән кешегә кайнар чәй эчеп, сыйланып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев