Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Үзәк чыршының урыны билгеләнде

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Апасның аксакаллары, хезмәт ветераннары белән Үзәк паркта очрашып сөйләште һәм киңәшләште.

Үзәк паркта яңа гына эшләнгән кино мәйданчыгына зур экран куелачак. Биредә интернет аша да төрле кинолар, мультфильмнар карап булачак. Фонтан шулай ук эшләп китү алдында. Кичләрен төрле утлар белән янган фонтан янына яшьләр дә, өлкән буын да яратып йөри. Ә кыш көне бу урында ачык һавада шугалак булачак. Яңа елда балкып торучы Үзәк чыршының урыны паркның нәкъ уртасына билгеләнде. Монда брусчатка җәелеп, кран, йөк машиналары кертер өчен махсус юллар ясалачак. Өлкән буын әлеге яңалыкны хуплады.

– Район башлыгы район халкы өчен бар көчен биреп эшли. Менә бүген дә безне киңәшләшергә чакырды. Үзәк чыршының урыны бик уңайлы булачак дип таптык. Киңәшләшүенә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде мөслимәләр берлеге рәисе Мәрьям апа Хәирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев