Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста зонакүләм “Кышкы ГТО фестивале” узды

Апасның универсал спорт залында узган “Кышкы ГТО фестивалендә” Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтештән килгән спорт сөючеләр катнашты. 


(29 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”). 


Кышкы фестивальдә 7 спорт төре буенча сыналдылар. Алар 10 баскычта ГТО нормативлары тапшырдылар. 10 яшьлек балалар да, 70 яшьлек өлкәннәр дә килгән иде. Бу хакта спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов әйтте. 
 
 
“7 төр буенча көч сынашкач, иң көчлеләр ачыклана. Алар башкалада көч сынашачак”, - диде Ринат Шәяхмәтов. 
 
 
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ул фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде һәм бәйрәмнәр белән тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев