Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан 90 яшьлеген каршылаучы Роза Чупаева: “Картайдым дип битараф калырга ярамый”

Бүген Апас районы Әлмәндәр авылында яшәүче Роза апа Чупаева 90 яшьлек олы юбилеен каршылый.

- Картайдым дип битараф калырга ярамый. Балаларымның, оныкларымның киләчәк тормышын да кайгыртырга кирәк,- ди акъәби.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Роза апаны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев  акъәбигә изге теләкләрен юллады.

Роза апа Чупаева күрше Әҗем авылында туып үсә. Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь була. 5 ел буе ул урман кисүдә катнаша.

  • Авырлыкны яшьтән үк татып карагач, тормышны горур кичә белдем. Хезмәтне яраттым. Хәзер һәр көнгә шөкер итеп яшим, - ди ул.

Роза әби Әлмәндәр авылы егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Әмирулла белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар фермада хезмәт итә. Бүгенге көндә улы Әсәдулла һәм килене Тәнзилә тәрбиясендә гомер кичерә.

  • Әни белән 40 ел яшибез. Ул мине җылы каршы алды һәм һәрвакыт терәк-ышанычым булды. Балаларымны тәрбияләп үстерергә булышты. Бик зур рәхмәт аңа. Тагын шулай озак еллар яшәргә насыйп булсын,- ди килене Тәнзилә апа.

Роза апа сайлауларда катнашуына да чиксез шат. Өйгә килеп сайлатуларын сорап ул алдан ук үтенечен белдергән. Сайлау комиссиясе әгъзаларын күрү дә аның өчен зур сөенеч булды.

  • Киләчәк өчен үз тавышымны бирәсем килде. Картайдым дип битараф калырга ярамый. Балаларым, оныкларымның киләчәк тормышын да кайгыртырга кирәк, - дип, ул үз тавышын бирде.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев