Апастан Лениза Сәмитова “Һөнәрем – минем язмышым” номинациясендә җиңү яулады
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча” республикакүләм бәйгесенең төбәк ара туры Яшел Үзән шәһәрендә узды.
(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Татарстан хатын-кызлары” Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча” республикакүләм бәйгесендә безнең районнан өч кеше катнашты.
“Хатын-кыз – Ана” номинациясендә Лилия Насыйрова чыгыш ясады. Алар тормыш иптәше белән ятимнәрне сыендырып, аларга гаилә җылысы, ана назы биреп тәрбиялиләр. Матурлыкны яратырга, гадел һәм тырыш булырга өйрәтәләр.
“Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә Үтәмеш авылыннан батыр йөрәкле Илфат Шәрәфетдинов катнашты. Ул үз районы, бигрәк тә авылы өчен янып-көеп йөрүче иганәче. Узган ел Үтәмештә барлык тирә-якны җыеп Сабан туй бәйрәмен уздырды. Шул уңайдан Мәскәү шәһәрендә “Ел кешесе” премиясен тапшыру тантанасына чакырылып, бизнестагы казанышлары һәм төбәкнең алтын фонды өчен дигән бүләккә ия булды.
“Һөнәрем - минем язмышым” номинациясендә үз хезмәтенең чын остасы булып танылган, дүрт дистә елдан артык халык сәламәтлеге сагында торучы, Татарстанның Атказанган табибы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны исемен йөртүче Лениза Сәмитова чыгышы алкышларга күмелде.
“Яшел Үзән шәһәрендә узган төбәк ара бәйгедә районыбызның иң-иңнәре чыгыш ясады. Тугыз районнан 45 номинант арасында да алар үзләренең осталыкларын, хезмәтләрен, сәләтләрен югары дәрәҗәдә ачып бирделәр. Илфат Шәрәфетдинов белән Лилия Насыйрова Дипломга ия булдылар. Лениза Сәмитова “Һөнәрем-минем язмышым” номинациясендә җиңү яулады. Ул 5 нче мартта Казан шәһәрендә узучы финалда чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларга да район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар телибез”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев