Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

"Ашыгыч ярдәм” хезмәте оешуга 120 ел

Район “Ашыгыч ярдәм” станциясендә бүген барлыгы 21 кеше исәпләнә.

Төп, 3 катлы стационарның беренче катында урнашкан бу хезмәт коллективы өчен бүген бөтен шартлар да булдырылган. “Ашыгыч ярдәм” машиналарына тукталу урыннары, беренчел ашыгыч ярдәм күрсәтү белгеч-табибларының эш бүлмә-кабинетларындагы җиһазланыш та заман таләпләренә туры килә.

-Безнең үзәк хастаханә баш табибы Алмаз Алиуллин, бик бердәм коллективыбыз җитәкчесе Марат Хәйдәров апаслылар сәламәтлеген кайгыртуда армый-талмый эшли,-диләр коллективта.

-Апаслыларга сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез,-диләр биредә хезмәт куючы белгеч-хезмәткәрләр Ландыш Шиһабиева, Сергей Антонов, Резеда Фәхретдинова һәм Ләйсән Титова.

Аларның хезмәттәшләре Рәис Сафиуллин, Фәһим Шакиров, Раил Салаватуллин да шундый ук теләктә.

28 апрель-Россия һәм Татарстан күләмендә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте оешкан тарихи көн буларак билгеләп үтелә. Быел бу барыбызга да бик кирәкле хезмәт оешуга 120 ел, бездән дә бик матур теләкләр кабул итеп алыгыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев