Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Авылга - әти-әнигә ярдәм итәргә

Районда студент отрядларын кырда да, ашханәләрдә дә очратып була.

Татарстан яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре катнашында үткәрелгән чираттагы брифингта студентлар төзелеш отрядлары турында зур сөйләшү уздырылды.

-Безнең Апас аграр көллият студентлары бу хәрәкәттә ел да актив катнаша,-дип белдерде аның директоры Фаил Курамшин. -Бик уңган-булган егетләребез үз басуларыбызда һәм район кыр эшләрендә бик зур эшләр башкаралар. Апастан Ильмир Гыйлметдинов, Биештән Максим Петровских, Бакырчыдан Илназ Нуруллин алар арасында иң өлгерләре. Кайбыч кызлары Марина Федотова, Адилә Давыдова, Кама Тамагы егете Рафаэль Гайфиев “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү үзәгендә бик-тәмле аш-су пешерү серләрен яратып үзләштерәләр. Бу көннәрдә студентларыбызның барысы да туган авылларында язгы кыр эшләрендә әтиләре белән бергәләп басуга агрегатлар алып чыгарга әзерләнәләр. Авыл ашханәләрендә дә алар бик теләп язгы-җәйге күнекмәләр үтәчәк. Сыйныф-аудиторияләрдә алган белемнәрен шулай хезмәт белән бәйләү яхшы һөнәр иясе әзерләү өчен иң зур тормыш мәктәбе дә әле ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев