Аюкөйдергәндә яшәүче Илфат һәм Альбина Гәрәевлар үзләренең шәхси хуҗалыгында 22 баш сыер асрый
Быел алар лейкозлы сыерларын тапшырып, аның урынына яңа нәселле сыер алып кайтканнар.
(21 нче июль, “Апастово-информ”).
Бу мәсьәләдә район, республика программалары да ярдәмгә килгән. Лейкозлы сыерны сәламәт сыерга алыштырган өчен алар район һәм республика тарафыннан субсидиягә ия булганнар. Шулай ук берничә ел элек республика программасы нигезендә каралты төзү өчен дә 200 мең сум күләмендә ярдәм алганнар. Былтыр исә республика программасы буенча савым аппараты алу бәхетенә дә ирешкәннәр.
“Кечкенәдән үк мал-туар арасында үстек. Читкә китәргә уйламадык. Элек-электән күпләп бозаулар асрадык. Әкренләп сөт җитештерү эшенә керештек. Хәзер инде 22 баш савым сыерыбыз бар. Тәүлегенә 10-15 литр сөт савып алабыз. Аллага шөкер, барысы да әйбәт, зарланмыйбыз. Ашатырга азык җитәрлек. Кыш өчен дә әзерләп куйдык. Әлегә сыерлар көтүдә йөри. Бу эштә тормыш иптәшем бик булыша, әти-әниләрем дә үзләренең акыллы киңәшләре белән ярдәмгә килә. Балаларым да хезмәтне күреп, эшкә өйрәнеп үсә”, - ди ул.
Илфат бик яратып умартачылык белән белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның 50 баш умартка оясы бар. Казан шәһәрендә туып-үскән тормыш иптәше Альбина да авылны үз иткән. Хәзер инде ул авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен, авыр хезмәтне дә үз җилкәсендә татыган.
“Тиз ияләштем. Бернинди авырлыгы да юк. Бергә эшлибез, бергә тормыш итәбез. Иремнең әти-әниләре һәм туганнары белән дә уртак тел табып аралашып, ярдәмләшеп яшибез”, - ди ул.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов тырыш, уңган хуҗага зур ышанычын белдереп, уңышлар теләде. Шулай ук район башлыгы Илфат Гәрәевның юл кирәклеге хакындагы үтенечен хуплап, киләсе елда 150 метр озынлыктагы таш өслекле юл салуны тормышка ашыру бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев