Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Багышта яшәүче Нуркамал әби Ягудина котлаулар кабул итте

Багыш авылында яшәүче Нуркамал әби Ягудина безне ишегалдына ук чыгып каршы алды.

Ә янында 4 кызы, кияүләре, оныклары бөтерелә. Күршеләре, туганнары да әбине олы юбилее белән тәбрик итәргә килгәннәр. 
Сугыш чоры авырлыкларын әрнеп сөйли әби. Окоп казыган, урман кискән, авыр кул хезмәте башкарган еллар бүгенгедәй хәтерендә. 
-Хәзер тормыш бик матур да. Без бераз олыгайдык. Шулай да 100гә кадәр яшисе иде әле, – дип куйды үзе. 
95 яшьлек олы гомер бәйрәме уңаеннан Нуркамал әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин әбине тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев