Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Балалар бакчасында урын бармы икән?

Свияжный бистәсендә яшәүче әниләр исеменнән хат алдык.

– Бистәдә өч яше тулмаган берничә бала бар. Безнең балаларны балалар бакчасына алмыйлар. Күрше авыллардагы балалар бакчасында урын бар диләр. Балаларыбызны шунда йөртә алабызмы? Соравыбызны ачыклап газета битенә языгыз әле, - дип мөрәҗәгать итәләр әлеге исемсез хатта.

Хаттагы сорауны ачыклау максатында район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик тәрбия буенча урынбасары Рамилә Шәвәлиева балалар бакчасына чиратка басу тәртибе белән таныштырды.

 – Районыбызда балалар бакчаларына чиратка басу Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарыла, чиратны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырыла. 

«Электрон балалар бакчасы» — ул интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренә урнаштыру өчен исәпкә яки чиратка кую һәм әти-әниләрдән бу хактагы гаризаларны кабул итү хезмәте. Балалар бакчаларына электрон чиратларның төп максаты — бу системаның ачыклыгын тәэмин итү. Һәр гариза калдырган ата-ана бу порталга кереп, үзләренең чираты белән даими танышып бара ала. Бүген баласын электрон чиратка куйган һәрбер әти-әни системаның тулаем ачык һәм гадел булуына ышана ала. Электрон чират район башкарма комитеты җитәкчесе  тарафыннан расланган административ регламентка, Мәгариф министрлыгы боерыгына, «Россия Федерациясе гражданнарының гаризаларын карау тәртибе турында»гы федераль законга, «Балаларны балалар бакчасына алу һәм чыгару турында»гы положениегә таянып  эшли.
Әгәр гаиләнең электрон чиратка өйдән язылырга мөмкинчелеге булмаса?

Бу очракта әти-әнидә үзенең һәм баласының документларын алып күпфункцияле үзәккә барырга тиеш. Чиратка бастырганда ниндидер системага кагылышлы проблемалар туа икән, алар район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гомумән, балалар бакчасына чиратка басу, гаризалар язу бары тик электрон рәвештә генә башкарыламы?

Бүген балалар бакчаларына чират бары электрон форматта гына гамәлдә, башка формалар кулланылмый. Кәгазьдәге чиратлар, параллель башка чиратлар бар, диючеләр хаклы түгел.  Апас муниципаль районында ачыклыгы тәэмин ителгән бары бер генә чират бар.

Кайсы очракта гаризалар кире кайтарыла?

Бер балага кагылышлы гаризаларны теләгән кадәр бирергә була, ләкин мәгариф идарәсе бары берсен генә кабул итәчәк. Шулай ук тулы булмаган мәгълүматлар язылган гаризалар белән туу турындагы таныклыкта язылган мәгълүмат туры килмәсә дә, медицина таләпләренә туры килми торган кимчелекләр булса да гариза кире кайтарыла.
«Электрон чират» системасы автомат рәвештә баланы мәгариф идарәсенә учетка бастырган дата нигезендә баланы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә урнаштыру чиратындагы номерын исәпли. Гомуми чират учеты һәр яшь төркеме буенча аерым алып барыла (туу датасы белән 1нче сентябрьдән 31нче августка кадәр).

Гаиләнең социаль хәле буенча ташламалар каралганмы яисә чиратсыз юллама кемнәргә бирелә?

Интернет аша чиратка басканда ата-аналар онлайн-бланкага бала турында бөтен мәгълүматны тутырырга туры килә. Теркәү номеры алына. Аннан соң балалар бакчасы сайлана. Әти-әниләргә шуны искәртәсе килә: гариза язганда гаиләнең социаль хәле буенча ташламаны (льготаны) күрсәтергә кирәк.   Балалар бакчаларын комплектлаштырганда беренче чиратта юлламалар закон хокукына ия булучы гражданнарга бирелә: инвалид балалар; гаиләдә ата-ананың берсе I яки II төркем инвалид булса; күп балалы гаилә балалары; полиция, прокурор, судья, хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм Чернобыль һәлакәтендә катнашкан гражданнарның балалары.

Әти-әниләр чират җитүен күзәтеп бара алалармы? Чират җиткәч кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешләр?

Шуннан соң ата-ана үз чиратын күзәтеп тора ала. Интернет аша бала чиратын караганда алар үз яше арасындагы балалар чиратын гына күрә, ә мәгариф идарәсе балалар бакчасы буенча чиратны әйтә. Баланың чираты җиткәч, балалар бакчасы мөдирләре ата-аналарга хәбәр итә. Агымдагы елның 15нче маена бакча мөдирләре мәгариф бүлегенә буш урыннар турында мәгълүмат бирә. Шул рәвешле, ничә буш урын булуына карап, шуның буенча бала алу мөмкин. 1нче июньнән 31нче августка кадәр бакчаларга балалар алына. Ләкин шунысын истән чыгарырга ярамый: бөтен баланы да берьюлы бакчага алып булмый, һәр баланың адаптация чорын үтүе кирәк, мөдирләр шуңа балаларны чиратлап чакыра. Әти-әниләргә хәбәр ителгәч, алар 30 календарь көн арасында мөдиргә килеп үзләренең ризалыкларын, килү вакытын раслатып китәргә тиеш. Шулвакыт аралыгында нинди дә булса сәбәп белән бакчага килми калган балалар була икән, алар урынына сентябрь аенда чират буенча өстәмә балалар алына.  

Электрон чират тәртибе буенча бала 1 нче сентябрьгә чиратка куелды ди. Әгәр гаилә теләгән балалар бакчасында урын булса. теләсә кайсы айдан баланы бакчага биреп буламы?

Әйе, бу очракта әти-әни мәгариф бүлегенә килеп кулдан гариза яза һәм балалар бакчасы мөдире белән килешеп баласын китерә ала.

Сорауларыгыз булса мәгариф бүлегендә балалар бакчалары буенча эшләүче Эльмира Нәбиуллинага 21-4-61 телефоны белән шалтыратырга мөмкин.

Хат Свияжный бистәсеннән булганга “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Алсу Сөнгатуллина белән дә сөйләштем.

– Безгә урын сорап килүчеләр булмады һәм беркемне дә кире борганыбыз юк. Балаларны 1 яшьтән алабыз. Бүгенге көндә дә балаларны кабул итәргә урыныбыз бар. Әлеге хат авторларына шуны әйтәм, килегез, аңлашырбыз һәм барысын да хәл итәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев