Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Балалар тәрбиясе үзәктә икән, балалар киләчәге өметле

Апас “Сәләт“ балалар иҗаты Үзәгендә балигъ булмаган балалар арасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча чираттагы утырыш узды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина алып барды.

(5 ноябрь, “Апастово-информ“).


Утырышта комиссия әгъзалары, район мәгариф, район эчке эшләр, яшьләр эше бүлекләре, мәктәп директорлары урынбасарлары һәм балалар иминлеге өчен аеруча җаваплы булган вәкилләр катнашты.
Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясе сәркатибе Булат Гатиятуллин үз чыгышында кайбер шәһәрләрдә балалар тарафыннан булган террорчылык очраклары хакында сөйләп үтте.
“Фаҗигале хәлләр безнең районыбызда да килеп чыкмасын иде. Ата-ана, мәктәп, җаваплы оешмалар балалар тәрбиясенә бик җаваплы карасыннар. Аларның социаль челтәрләрдә утыруларын күзәтеп бару мөһим. Төрле шикле төркемнәрдә теркәлеп, балалар үзләренә куркыныч тудырмасыннар. Аларны тискәре йогынтылардан саклыйк”, - дип төгәлләде ул сүзен.
Утырышта район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Айрат Нигъмәтҗанов, район мәгариф бүлеге белгече Алсу Алиуллина һәм башкалар балалар тәрбиясе турында үтемле чыгышлар ясадылар.
Тәрбия сәгатьләренә өлкәннәрне, конфликтлы ситуацияләр килеп чыкканда полиция хезмәткәрләрен дә чакырып, әңгәмәләр үткәрүнең мөһимлеге турында да әйтеп үтелде. Завучларга балаларның социаль челтәрләрдә кайда, нинди төркемнәрдә утыруларын даими күзәтеп торуны активлаштыру бурычы куелды.
“Балалар оешмаларында пропуск режимы аеруча төгәл үтәлергә тиеш. Чит кешеләр дә, хәтта ата-ана да, беркем дә рөхсәтсез үтеп кермәсен”, - диде полиция бүлеге хезмәткәре Айрат Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев