Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Балтайның асыл егете армиядә дә сәламәтлек сагында торачак

Балтайда туып-үскән Булат Гайнетдинов быел медицина көлиятен тәмамлап, туган якларына бик теләп эшкә кайтты.

Казанда укыган елларында да көллият аудиторияләре белән генә чикләнеп калмады ул-шәһәр хастаханә-клиникаларында лекцияләрдә укып белгәннәрен гамәли эше белән ныгытты. Дипломлы яшь белгечне районда көтеп каршы алдылар һәм Ябалак авыл медицина пунктына эшкә билгеләделәр. Яңа гына аны туганнары, дуслары армия хезмәтенә озатты.

-Безнең гаиләдә язмышын сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләүчеләр шактый. Кызым Рамилә дә югары уку йортында медицина җиһазлары инженеры һөнәренә укып чыкты һәм Республика үзәк клиникасында хезмәт юлын башлап җибәрде, - ди аның әнисе, 32 ел Балтай участок хастаханәсендә эшләгән Илсөяр Гайнетдинова.

Солдат әнисе үзе бүген Апас үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге коллективында эшен дәвам итә.

Булатка ак юллар телибез һәм хәрби хезмәтен тәмамлагач, аның яңадан коллективка кире әйләнеп кайтачагына өметләнәбез.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев