Башкортстанда терлекләрдә бруцеллез авыруы табылган
Бу бик тә куркыныч авыру хайваннардан кешегә дә йога. Хәтерләсәгез, узган гасырның 80 елларында бу афәт Болгаер якларында сарыклар фермасында чыгып, бөтен бер көтүне юк итәргә туры килде.
-Районга чит җирләрдән терлек алып кайтучылар аны озату документларын көне-сәгате белән безгә китерергә тиеш. Шуннан соң участок мал табиблары аларны карантин шартларында күзәтү астына куя,-ди районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов. -Кыргый җәнлекләрдә котыру авыруы таралмавын кисәтү дә бик мөһим, безнең табибларыбыз аучылар белән бергә урман-кырлар, ферма буйларында 28 мең махсус препаратлар, вакциналар тартып чыкты, быел да аларга дәүләт заказы бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев