Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Басуларда яз исе

Быел язгы бөртекле культураларны елдагыча 23 мең гектарда чәчү планлаштырыла

Бүгеннән һәр идарәче, агрономның куен кесәсендә язгы кыр эшләре программасы бар. Язгы бодайны 10 мең, арпаны 9 мең гектарда чәчү өчен чәчүлек җитә һәм ул тулаем үзебезнең шартларда әзерләнде.

Тиздән орлыкны җир куенына күмдерүгә әзерлек эшләренә дә старт биреләчәк. Чәчүлек инкрустацияләүне уңай температуралы җылылык шартлары урнашкач башлаячакбыз. Быел 1000 гектарда борчак, орлыкка 800 гектарда көнбагыш, 3300 гектарда рапс, 2000 гектарда кукуруз,  300 гектарда солы чәчеләчәк. Силоска 3500 гектарда кукуруз, 3200 гектарда шикәр чөгендеренә урын биреләчәк. Барлыгы 7500 гектарда техник һәм терлек азыгы культуралары чәчү өчен дә район бүген тулаем әзер. Кирәкле минераль ашламалар запасы туплау дәвам итә. Ә менә техника паркында башкарыласы эшләр бихисап әле.

Елдагыча басуларга төрле тагылмалы 150 агрегат чыгачак. Бүген район комиссиясе аларның, аеручы тракторларның әзерлеген тикшерүне төгәлләп килә. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында хуҗалыкара һәм районара кабул итүләр  планлы рәвештә апрель ае башында уздырылачак.

Техника паркын яңарту һәм тулыландыру бүген көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Агрофирма, “АгроАктив”, Ибраһимов һәм К”, Табар”, “Яңа юл” һәм башка хуҗалыкларда, фермерларда бер гектарга туры килүче ат көче, техника белән тәэмин ителеш, бер трактор-комбайнга туры килүче гектар йөкләнеше төрлечә.

-Техниканың заманча булуы, куллану вакыты бик мөһим. Булган кадәрлесен язгы кыр эшләренә тиешенчә әзерләү запас частьлар белән тәэмин ителешкә барып тоташа. Ә алар арзан тормый шул бүген,-диләр машина-трактор парклары мөдирләре һәм инженерлар.

Агрофирманың үзәк паркы җитәкчесе Нияз Закиров та шуны ук кабатлый. Тик биредә үз көчләре белән техниканы яңарту ысуллары өстендә даими эшлиләр. Пневматик чәчкечләр сошникларына куела торган, үзләре ясаган бик арзан гына буразна күмдергечләр сыйфаты мәсәлән, заводныкыннан бер дә ким түгел.

Кырга чыкканчы һәр чәчкеч, культиватор сошнигы, диск-шестерня, чылбырлар, орлык үткәргечләрнең һәр культурага карап, үз көйләнеше бар. Завод таблицасына, күпьеллык тәҗрибәгә  туры килерлек итеп бу четерекле эшне махсус тигез мәйданчыклар, стендларда үткәрүче оста игенче ел да уңышны башкалардан күбрәк алуын онытмыйк!

Ындырчы бүлекчәсе машина-трактор паркы мөдире Фарих Ихсанов, идарәче Илфар Җәләлов язгы бер көннең ел туйдыруын бик яхшы аңлыйлар.

“АгроАктив” хуҗалыгы эретеп ябыштыручысы Әнәс Гобәйдуллин үз эшен чәчкечләр кырга чыккач сынатмаслык итеп башкара.

Токарь Илфир Кәримов тимердән кырып ясаган детальләр озын гомерле була.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев