Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Бөек Ватан сугышы ветераннарына яңа ел бүләкләре таратылды

Бүгенге көндә районда 18 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Яңа ел бәйрәме алдыннан аларга күчтәнәч-пакетлар бүләк ителде.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Югары Балтай авылында гомер кичерүче Шәүкәт абый һәм Рауза апа Хатыйповларда булды, аларга Кыш бабай бүләге итеп күчтәнәч пакет тапшырды. Өлкәннәребез килгән кунакларны бик шатланып каршы алдылар. – Өебез җылы, ашарга ни теләсәң шул бар, балалар, күрше тирәләр ярдәм итеп торалар. Менә сез дә онытмыйсыз, бәйрәм саен бүләген китереп, хәлебезне белеп торасыз. Рәхмәт яусын сезгә, гомерегез рәхәттә үтсен, эшләрегез гөрләп барсын, - дип район башлыгына рәхмәтләрен ирештерделәр өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев