Белгеч кисәтә
Район ветеринария берләшмәсе мал табиблары бүген фермалар, шәхси сектордагы 20 мең баштан артык тояклы терлеккә төрле вакциналар салу, тикшерү эшләре үткәрү белән мәшгүль.
-Терлекләр көтүлекләргә чыкканчы бу мөһим зооветеринария-кисәтү чарасын без җиренә җиткереп башкарачакбыз. Татарстан чикләрендә бик куркыныч вәзгыять күзәтелә.
- Корбан бәйрәмнәре җитә. Сугымлык сарыкларны читтән кайтару, аларны карантинда тотмау, тиешле тикшерү-озату документлары булмау бик куркыныч бруцеллез йогышлы авыруының Татарстанга, Апас районына үтеп керү куркынычы тудыра. Моннан 40 еллар элек бу авыру Апас районының бер колхоз фермасында чыкты, барлык көтү шул сәбәпле юк ителүен олылар яхшы хәтерлидер. Татарстаннан чит төбәкләрдә мал сатып алучылар аң һәм сак булсыннар-сыер-бозау, таналар, сарыклар, кош-кортның тиешле тикшерү үтүе, документлары булмаса без бик кискен чаралар күрәчәкбез!..
-Йортыгызга, фермага мал табибы килеп керсә, тикшерүдән беркайчан да читләшмәгез, булышыгыз. Терлекләрнең сау-сәламәт булуы ул сезнең үзегез, гаиләгез өчен кирәк. Татарстан азык-төлек базары имин, табыннарыбыз мул булырга тиеш. Моның өчен бердәмлек һәм саклык чаралары-куркынычсызлыкның төп нигез ташы,-дип кисәтә баш белгеч.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев