Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бер ел тиз уза

Быелгы язгы чакырылышта районнан 31 егет хәрби хезмәткә алыначак. Илебез тынычлыгын сакларга китүче егетләребезнең барысын бергә җыеп, аларны тантаналы шартларда озату матур традициягә әйләнде. Көллиятнең актлар залы шыгрым тулы. Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре белән чакырылганнар иде. Ветераннарның да, әфганчыларның да урыннары түрдә булды. Алар өчен район мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән концерт...

Быелгы язгы чакырылышта районнан 31 егет хәрби хезмәткә алыначак. Илебез тынычлыгын сакларга китүче егетләребезнең барысын бергә җыеп, аларны тантаналы шартларда озату матур традициягә әйләнде.

Көллиятнең актлар залы шыгрым тулы. Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре белән чакырылганнар иде. Ветераннарның да, әфганчыларның да урыннары түрдә булды. Алар өчен район мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән концерт программасы чыгышлар белән аралашып барды. Тантананы район хәрби комиссары Илшат Паймурзин башлап җибәрде.

- Армиягә бару һәр егет өчен намус эше. Төрле җирдә хезмәт итәчәксез, тик кайда гына булсагыз да Апас данына тап төшермәгез. Сезне сагынып көтеп торучы якыннарыгыз белән элемтәдә торыгыз, - диде ул.

Бакырчыдан Вафиннар гаиләсе уллары Илназны солдат хезмәтенә озатачаклар. Гаилә башлыгы Илфат Вафинның барлык ата-аналар исеменнән ясаган чыгышын залдагылар яратып кабул иттеләр.

- Безгә ике ел хезмәт итәргә туры килде. Шул ике ел чыныктырды да инде. Егерме ел эшләү дәверендә мин бер тапкыр да авырып "больничный" алмадым. Кыенлыкларны җиңәргә өйрәнегез. Казармада 100 карават тора, ә вакыт җитмичә берсенә дә ятырга ярамый. Сезнең түземлек, чыныгу менә шундый гади генә нәрсәләрдән башлана да инде. 1 ел тиз уза, исән-имин әйләнеп кайтыгыз. Без сездән изге хәбәрләр көтеп калабыз, - диде ул чыгышын тәмамлап. Ындырчы авылыннан Гөлнара Сафина улы Илнар белән килгән. Илнар элемтә техникумын да тәмамларга өлгергән. "Солдат хезмәтенә бик теләп барам", - ди.

Балтай авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт абый Хатыйповның, әфганчы Рамил Зиннәтҗановның да һәр сүзе үтемле булды.

Әле кайчан гына язгы чакырылышта Апас егете Булат Илалов та хәрби хезмәткә алынган иде. Ел узып та киткән, бу тантанага Булат кунак буларак килде. Ул Новороссийск шәһәрендә флотта хезмәт иткән, командирларыннан бик күп рәхмәт хатлары алып кайткан. Булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерде Булат.

Хәрби комиссар Илшат Паймурзин тантана барышында бер төркем әфганчыларга "Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр туктатылуның 25 еллыгы уңаеннан" медальләре, хәрби-патриотик темага кагылышлы республикакүләм төрле бәйгеләрдә катнашып бүләкләнүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Булачак солдатларга сәламәтлек, якыннарына түземлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев