“Бердәм Россия“ партиясенең мобиль кабул итү пункты Апаска килде
24 июльдән Татарстанда “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлады. Алты автобус республика буенча һәркайсы үз зонасы буйлап йөри. Биредә яшәүчеләр партия вәкилләренә үзләренең сораулары, үтенечләре белән мөрәҗәгать итә ала. Мобиль кабул итүләр һәр көнне (дүшәмбе һәм сишәмбедән кала) эшли. Алдан язылу кирәкми.
Мобиль кабул итү пункты бүген районга кабат килеп, Апас поселогында, Зур Күккүз, Чүрибураш авылларында эшләде.
Әлеге мобиль кабул итүләрдә 22 кеше катнашты. Барлыгы 30 дан артык наказ язып алынды. Райондашлар тарафыннан юллар салу, балаларны балалар бакчасына урнаштыру, урам утларын төзекләндерү кебек мөһим үтенечләр юлланды.
“Бердәм Россия“ партиясенең Апас җирле бүлекчәсе башкарма комитеты сәркатибе Румия Идрисова белдерүенчә, апаслыларның барлык наказлары “Минем депутат“ онлайн программасына кертелә һәм эшкәртелү өчен колл-үзәккә җибәрелә. Депутатлыкка кандидатлар өч көн дәвамында мобиль кабул итүләр адресына килгән барлык мөрәҗәгатьләргә җавап бирәләр. Мөрәҗәгатьләрне электрон формада “Минем депутат“ интернет-ресурсы һәм шулай ук 8-800-201-16-00 “кайнар элемтә“ телефоны аша да юлларга була.
-Апаслылар өчен иң беренче чиратта юлларның төзеклеге, ә икенче чиратта халыкны социаль яклау мәсьәләләре тора, - дип белдерде Румия Идрисова.
Татарстанда 24 августтан алып 6 сентябрьгә кадәр 650 гражданнарны кабул итү уздыру планлаштырыла. Мобиль кабул итүләр республиканың еракта урнашкан һәм күп халыклы авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.
Сүз уңаеннан, 2014 елгы сайлау кампаниясе вакытында “Бердәм Россия“ 2500дән артык наказ җыйган. Шуларның 85 проценты үтәлгән. Калган 15 процентын җайга салу өчен озак вакыт таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев