Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Без бергә чакта көчле!
11-13 сентябрьдә Татарстанда Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар узды.
Хөрмәтле райондашлар! Әлеге сайлауларда катнашкан өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. Бу сайлаулар безнең өчен һәм республикабыз халкы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе. Апас районы территориясендә сайлаулар тыныч узды. Без көчле республика, тотрыклылык, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдек.
Сайлауларда катнашучыларның барысына да: район халкына, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, ветераннарга, пенсионерларга, яшьләргә һәм студентларга, сайлау комиссияләре әгъзаларына, полиция хезмәткәрләренә һәм күзәтүчеләргә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Хөрмәтле апаслылар! Без үз сүзебезне әйттек һәм җиңдек. Президентыбыз белән көчле Республика төзү эшенә зур өлеш кертик. Республикабыз Илдә лаеклы урынын биләсен!
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев