Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Безнең районга күршеләрдән куркыныч яный!

Чувашиянең безнең районга чиктәш Яльчик районының бер авылында йорт чебешендә ветеринария табиблары кош гриппы авыруы симтомнарын ачыклаганнар.

-Бу бик куркыныч, йогышлы авыру. Аңа каршы көрәш, аны кисәтү чаралары бик чыгымлы,-ди районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов.

-Кош гриппы йоктырган тавык-чебеш, каз-үрдәкнең тән температурасы кискен күтәрелә. Ул боегып кала, аз хәрәкәтләнә. Томшыгыннан туктаусыз селәгәй, төрле бүлендек килә. Ул калтырый, ашамый башлый, күпләп үлә. Гади өй кош-кортының уртача тән температурасын белеп торыгыз. Тавыкларда ул 40-42, үрдәкләрнеке 41-43, казларныкы 40-42 градус  булырга тиеш.

Күрше республикада кош гриппы таралу куркынычы саклана. Аның безнең районга да үтеп кермәвен тәэмин итү максатында тиешле ашыгыч кисәтү чаралары үткәрелә. Карантин игълан ителгән территориядән кош-корт сатып алу катгый тыела. Кош-корт, терлек азыгы сатып алуда да чикләүләр кертелә. Үз ихатагызда кош-кортны урамга, сулыкларга чыгармавыгыз хәерле. Кыргый үрдәк-казлар, кыр тавыклары белән контактка кермәүләрен ныклап күзәтегез. Сулыкларда үлгән, боеккан кыргый кошлар күрсәгез, күпләп үлүләре шаһиты булсагыз, кичекмәстән авыл җирлекләренә, участок һәм район мал табибларына мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев