Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бүген Танай-Турай авылында яшәүче Суфия апа Гафурова 90 яшьлек юбилеен каршылый

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Суфия апаны туган көне белән тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының махсус Котлау открыткасын тапшырып, изге теләкләрен юлладылар.

 Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды. 
Суфия апа күрше Идрәз авылында туып үсә. Танай-Турай авылына ул килен булып төшә. Тормыш иптәше Касыйм абый белән 50 елдан артык парлы гомер кичереп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Касыйм абыйны һәм янәшәдә яшәгән Рәшит исемле улын ул бик иртә мәңгелеккә югалта. Бүгенгесе көндә Суфия апа килене Рузалия апа янәшәсендә бәхетле картлык кичерә. Апаста яшәүче кызы Рәисә дә төп йортка еш килеп, ярдәм итеп тора. Оныгы Рамил һәм килене Ландыш гаиләсе дә дәү әниләрен хөрмәт итеп яшиләр. Нәни оныкчыклары Диләрә, Регина, Ралина да биредә еш кунак булалар. Бүген дә алар дәү әниләрен туган көне белән котлап, матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. 
– Авырлыкны яшьтән үк күрдем. Тормышымда ачы югалтулар да булды. Бирешмәдем. Һәр көнгә рәхмәт әйтеп яшим. Картлыгым кадер-хөрмәттә үтә. Киленем белән иңне-иңгә куеп, бик тату гомер кичерәбез. Бер-беребезне авыр чакта юатабыз, киңәшләшәбез, – ди Суфия апа куанып. 
Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев