Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Биеш урта мәктәбе укучылары фәнни-гамәли конференциядә җиңеп кайттылар

Буа районы мәктәбендә уздырылган Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил“ республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә Апас районы укучылары да катнашкан.

(24 март, “Апастово-информ“).
“Районыбыз мәктәпләре укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә кызыксынып шөгыльләнәләр, лаеклы чыгышлары белән урыннар яулыйлар. Быел да мәктәбебезнең ике укучысы - Максим Кужбаев һәм Екатерина Картовенко үзләренең хезмәтләрен уңышлы яклап, җиңү яулап кайттылар. Бу чарада балалалар язучылар, шагыйрьләр белән очраштылар, аларның шигырьләрен тыңлап, үзләренә рухи азык алдылар“, - дип сөйли Биеш урта мәктәбе укытучысы Фирая Хисамова.
Уңыш яулаган Екатерина Картовекно да сөенече белән уртаклашты.
“Фәнни-эзләнү эшемне югары бәяләделәр. Татар, рус, чуваш телләрен белүем белән чиксез горурланам“, - ди укучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев