Болын-Балыкчы балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
Болын-Балыкчы авылының “Чулпан“ балалар бакчасында “Юлда йөрсәң, сак бул!“ дип исемләнгән чара узды.
Нәниләр әти-әниләре белән бергәләп мавыктыргыч дидактик уеннар аша юл йөрү кагыйдәләренә төшенделәр, белемнәрен сынадылар. Чарада район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов та катнашты, балаларга үзенең киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев