Болынбалыкчы мәктәбендә милли көрәш уеннары узды
Апас районы, Татарстанның легендар шәхесе, фронтовик, күпсанлы орденнар кавалеры, атаклы “Ракета” колхозы рәисе истәлегенә Болынбалыкчы мәктәбендә милли көрәш буенча тугызынчы зур турнир үтте.
Аның улы Рәмис, яраткан оныгы Фәрит Рәхимовлар һәм “АгроАктив” ширкәте тырышлыгы белән ел саен үткәрелүче бу көрәш бәйгесенә районның барлык мәктәпләреннән дә 100 дән артык яшь көрәшче килде. Фәрит Рәхимов үзе исән чакта миллионер колхоз исәбеннән 1964 елда салынган мәктәп фойесы һәм спорт залында ике келәмдә барган ярышларны авыл халкы, мәктәп укучылары да бик кызыксынып карады, бәйгечеләргә көч биреп торды. Барлык командалар өчен мәктәп ашханәсендә табын да булдырылган иде. Командалар һәм шәхси беренчелектә төрле үлчәмдә җиңүче яшь көрәшчеләргә медальләр, Грамоталар һәм акчалата бүләкләрне Фәрит Рәхимовның оныгы тапшырды. Фронтовикның улы, запастагы милиция полковнигы Рәмис Рәхимов киләсе елда унынчы юбилей турнирының тагын да колачлырак узачагын белдерде.
Бу хакта тулырак язма “Йолдыз” битләрендә урын алачак.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев