Буа районында фаҗига: авариядә өч хатын-кыз һәлак булган
Фаҗига бүген иртән Иске Мәртле-Әлши юлының беренче чакрымында булган.
Татарстанның Буа районында юл кырыена төшеп киткән «Опель» җиңел машинасында өч хатын-кыз үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Беренчел мәгълүматлар буенча бүген иртән Иске Мәртле-Әлши юлының беренче чакрымында «Опель» белән идарә итүче 38 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Һәлакәт аркасында машина йөртүче хатын-кыз, 23 яшьлек һәм 40 яшьлек пассажир хатын-кызлар имгәнүләрдән һәлакәт урынында үлгән. 35 яшьлек пассажир хатын-кызны күпсанлы имгәнүләр белән Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Пассажирларның куркынычсызлык каешларын эләктермәве ачыкланган. һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/27/185358/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев