Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Быел Апаста зур салют булмаячак

Апас Үзәк ял паркында апаслылар һәм кунаклар өчен күңел ачу чаралары була.

(30 нчы декабрь, “Апастово-информ”).
31 нче декабрьдә 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Апас Үзәк ял паркында җыр, бию, күңел ачулар була. Зур салют булмаячак.
“Бүгенге көндә батыр егетләребез махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Яңа елны да окопларда, яу кырында каршы алалар. Алар өчен җан атып торабыз. Исән-имин гаиләләренә кайтуларын теләп калабыз. Батыр егетләргә рәхмәтебез чиксез. Шуңа да зур салют бирмәскә булдык. Һәрвакыт бергә һәм бердәм булыйк”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Хөрмәтле апаслылар һәм кайткан кунаклар Үзәк чыршы янында рәхәтләнеп биеп, күңел ачып, фотоларга төшеп кайту мөмкинлеге бары сезнең өчен генә.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев