Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Быел районда ярты миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылачак

Районда иртә яздан киң колачлы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башланды. Апас юл төзүчеләре дә быелгы эш сезонын апрель аеннан ук башлады. Авыл җыеннарында халык район җитәкчеләренә үзәк хастаханә каршысының бер өлеше ямьсез булуы, Балтайдан соң асфальт юлның тузганлыгы турында җиткерде. Инде менә күрелгән чаралар турында хәбәр итәргә вакыттыр. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов сөйли:

-Бүген 22 авыл җирлегенең кайсысына гына килеп чыксаң да яңа төзелеш, ремонтланучы объектларга юлыгасың. Бу көннәрдә, мәсәлән, Дәвеш авылында  “Чиста су“ дәүләт программасы буенча эшләр төгәлләнеп килә. Чирмешән, Шәмәк, Сатмыш, Карамасар,  Зур Күккүз авылларында сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният объектлары төзелә һәм яңартыла. Тиздән Әлмәндәр авылы балалар бакчасын төзекләндерү эшләре башланачак. Еллык эш программасы буенча шулай итеп бу юнәлештә якынча 200 миллион сумлык эш башкару билгеләнде. Юл төзүчеләребез дә апрель башыннан ук  үз программалары буенча район күләмендә 300 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләрен башлап җибәрде. Район эчендәге авылара юлларны төзекләндерүдә көн саен бер йөздән артык кеше, техника катнаша. Дәвеш юлында ике урында гидротехник корылмалар төзелә. Шонгаты-Кече Күккүз арасында федераль трассаны киңәйтү эшләренә старт бирелде.  Балтай-Кызылтау арасында 5 километрлы асфальт юлны капиталь ремонтлау башланды.

Район үзәгендә дә быел шактый үзгәрешләр көтелә. Әйтик, үзәк хастаханә каршысындагы су ермагын җир астына күчерү эшләре башланды. Биредә тиздән үзәк ял паркы, Мәдәният йорты, Музей, күпфунцкияле үзәк, парк каршысындагы кебек матур булачак. “Яр буе“ ял-спорт комплексында төзелеш дәвам итә. Апаста яңа тротуарлар, һәйкәлләр артачак. Район үзәгендә җәяүлеләр һәм машиналар өчен уңайлы һәм заманча яңа шартлар булдырылачак. Батырлар скверы, Мемориал комплекс каршысында бер ай элек куелган заманча яктырткычлар да кеше өчен, алар саны да ишәячәк.

Апас район хастаханәсе каршысындагы Кызыл Армия урамында яшәүче Талип Гыйбадуллин, Фәризун Сөнгатуллин, Шәһидә Мусина, Нурия Сәлахова һәм башкалар фикерен дә җиткерим инде

-Язгы су агу, машиналар тукталучы урында яшәгәч, безгә урамыбызны пөхтә тоту авырракка туры килде. Аны шулай төзекләндерү күптәннән кирәк иде. Эш төгәлләнгәч, безнең йорт каршылары да танымаслык булып матураеп, яктырып китәчәк-моны күрә, бәяли һәм саклый да белик,-диләр алар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев