Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бәйрәм көннәре хәвефсез үтсен!

Май бәйрәмнәре көннәрендә район территориясендә террорчылык һәм экстремизм фактларын булдырмау өчен чаралар күрелде.

(2 май, “Апастово-информ”). 
Бу уңайдан җаваплы хезмәткәрләргә тагын бер кат контрольне көчәйтү, һәр урында тәртип булдыру буенча бурычлар аңлатылды. 
“Бәйрәм көннәрендә ата-аналар да, балалар да күбрәк өйдә булалар. Бу чорда балаларның социаль челтәрләрдәге нинди сайтларда утыруларын контрольдә тотарга кирәк. Хәзер бит интернетта бала психологиясенә зыян салырлык төрле сайтлар һәм берләшмәләр күп. Шуңа күрә ата-ана баласына тәртипсез кешеләр йогынты ясамасын өчен, кайгырту чаралары күрергә тиеш”, - дип кисәтә район буенча террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Булат Гатиятуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев