Бәйрәмнәр тыныч узсын!
Район буенча террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе бәйрәмнәр вакытында уяу булырга өнди.
(29 апрель, “Апастово-информ“).
Тиздән май бәйрәмнәре җитә. Бу уңайдан район буенча террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе халыкка уяулыкны, игътибарлылыкны арттырырга киңәш итә.
“Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, шикле очраклар сизсәгез, тиз арада ышаныч телефоннарына хәбәр итегез. Кайдан шалтыратуыгызны хәбәр иткәндә, үзегезне мөмкин кадәр тыныч тотыгыз, - дип белдерде коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин.
Ышаныч телефоннары:
Ашыгыч ярдәм хезмәтләре:
Янгынга каршы көрәш хезмәте – 01, полиция – 02, ашыгыч ярдәм – 03, Татарстан буенча ФСБның кизү тору часте – 8-8432314555.
Бердәм коткару хезмәте телефоны – 112 (мобиль телефоннан шалтыратканда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев