Чаңгы буенча чемпионнарны Зур Күккүз мәктәбендә әзерлиләр
Бүген Зур Куккүздә районкүләм чаңгы ярышы узды
(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Зур Күккүз авылының иң матур урынында, Үләмә елгасы буенда чаңгычылар өчен барлык шартлар да булдырылган. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.
“Бүгенге спартакиада кысаларында узучы чаңгы ярышына иң-иңнәре генә килгән. Сез ярышып кына калмыйсыз үзегезнең мөмкинлегегезне сынап карыйсыз. Дуслашасыз, танышасыз, ә иң мөһиме сәламәтлегегезне ныгытасыз. Уңышлар сезгә”, - диде ул.
Шулай ук ярышта катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова да сәламләде. Киләсе ярышларга да чакырып калды.
“ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, спартакиада кысаларында узучы чаңгы ярышында районның барлык мәктәпләре һәм аграр көллият укучылары катнаша”, - диде спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Укучылар бик тырышып чаптылар, бер-берсенә көч биреп тордылар. Чаңгычыларга көч бирергә, ярыш барышы белән хозурланырга авыл халкы да килде.
Ярыш ахырында җиңүче командаларга Грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.
I урын – Зур Күккүз мәктәбе
II урын – Чүри-Бураш мәктәбе
III урын – Борнаш мәктәбе
Алдынгы урыннарны яулаган укучылар шатлыклары белән уртаклаштылар.
“Без әлеге спорт төре белән 3-4 класстан бирле шөгыльләнәбез. Көнебезнең 4-5 сәгатен чаңгыда шууга багышлыйбыз. Уңышларыбыз өчен физкультура укытучыларыбызга рәхмәтле”, - диләр Гүзәл Камалова һәм Илмир Җәләлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев