Чирмешәндә яшәүче Наҗия апа Гәрәева Ил башлыгы Котлавын алды
Бүген Чирмешәндә яшәүче Наҗия апа Гәрәева 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый.
Бу уңайдан Наҗия апага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Наҗия апаны ихлас тәбрикләп, район башлыгының махсус Котлау открыткасын ирештерде. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова Ил башлыгының Котлау хатын тапшырып, изге теләкләрен юллады.Чирмешән авылы җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Наҗия апа Чирмешән авылының хөрмәтле кешеләренең берсе. 40 ел буе ул авыл мәктәбендә балаларга немец телен укыта. 4 бала гомер бүләк итеп, олы тормышка аяк бастыручы кадерле әни ул. Бүгенгесе көндә дә өч кызы тәрбиясендә гомер кичерә.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев