Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Читтән кайткан кешеләр күз уңында булырга тиеш

Әлеге һәм башка яңалыклар хакында район хакимиятендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

(30 нчы апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Район хакимиятендә район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә коронавирус йогышының таралуына каршы көрәш буенча оператив штаб әгъзалары катнашында киңәшмә узды.

“Бәйрәм көннәрендә саклану чараларын тагын да катгыйландырырга кирәк. Җирлекләргә читтән кайткан кешеләр барысы да исәптә һәм күзәтү астында булырга тиеш”, - дип тагын бер кат кисәтте район башлыгы.
Шулай ук күпфатирлы йортларда подъездларны, урамдагы эскәмияләрне, хастаханә территориясен даими дезинфекцияләп торырга кирәклеген дә ассызыклап узды. Һәрбер өлкә җитәкчеләренә бурычлар йөкләде.
Кайнар линия телефоны эшләп тора. Ярдәм кирәк булган очракта 21-0-80 телефонына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев