Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Чүрибурашта кабат фаҗига

13 сентябрь районда кабат аянычлы вакыйга белән төгәлләнде. Чүрибураш авылында торак йортта янгын чыгып, 19 яшьлек ир-егетнең вакытсыз гомере өзелде, 35 яшьлек ирнең гомере коткарып калынды. Ул бүгенге көндә хастаханәдә ята.

–19 сәгать 15 минутта бәхетсезлек очрагы турында хәбәр керде. Янган йортның эчендә кешеләр булу ихтималы хакында да кисәтелде. 2 янгын сүндерү машинасы вакыйга булган урынга килеп җитте. Урында Апас янгын сүндерү бүлеге, Әлмәндәр, Иске Йомралы өстәмә янгын сүндерү постлары, милиция оператив төркеме, газ хезмәте, электрчылар, район хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ хезмәткәрләре эшләде. Бу очракта, Чүрибураш авылы халкының бердәмлеген һәм батырлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Хәбәр таралуга, авылдашлар җыелып, йорттагы кешеләрне коткару эшенә зур өлеш кертте. Үз-үзен аямыйча, ут эченә кереп, Алмаз Солтанов ике ир-атларны да уттан алып чыга. Медицина хезмәткәрләре һәм авылдашлар беренче ярдәмне күрсәтә, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев. 
Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, ут кирпеч йортның агач чоланыннан чыга. Өлешчә кухня яна, залга төтен тула. Тирә-күршеләр белдергәнчә, ирнең верандада тәмәке тартып, төпчекләрен савытка җыеп бару гадәте булган. Ут та тәмәке тартканда саксыз кылану дип фаразлана. Бу көнне аларны исерткеч эчемлекләр кулланган булуы да мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев