Дару урынына акча сайлап ялгышмагыз
Апас районында түләүсез дару-препаратлар алу буенча, 1 августка федераль исемлектә 2477 кеше бар, шуларның 1550 се былтырның 1 октябренә чаклы социаль пакетның түләүсез даруга караган өлешен- бер айга 828 сум 14 тиен, акчалата алуга гариза язган.
– Гаризаны район Пенсия Фондына үзең килеп язарга, ел саен 1 октябрьгә кадәр яңартып торырга кирәк. -ди Апас Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.
1 октябрьгә тагын 2 ай вакыт калып бара. Быел хәл ничек? Бушлай дару урынына ай саен барлы-юклы 828 сум акчаны өстен күрүчеләр оттырмыймы? Халык арасында моның зур, кайчакта төзәтеп булмаслык хата, ялгышлык икәнен аңлатуны кем оештырырга тиеш?
Район үзәк дәүләт аптекасы мөдире Люция Носова сорауларга болай дип җавап бирде:
-Социаль пакетта каралып, федераль исемлек буенча без авыруларга түләүсез бирелергә тиешле, кеше тормышы, сәламәтлеге өчен аеруча мөһим даруларга заказны үзәкләштерелгән тәртиптә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына ел ахырында ук тапшырабыз. Ул җитештерүчеләрдән турыдан-туры һәм күпләп сатып алынгач, бәясе дә түбән. Ирекле сатуга чыгарылган, шул ук исемле даруның бәясе кыйммәтрәк була. Айга ике тапкыр-15 енә һәм 25енә кадәр -үзәк хастаханә һәм поликлиника табиблары белән килештерелгән ул дару-препаратлар безнең складка китерелә. Ассортиментта 100 дән артык исемле препарат бар һәм ай саен бу максатка дәүләт бюджетыннан 680-700 мең сум акча сарыф ителә. Быел июнь аенда бу исемлектәге дарулар белән тәэмин ителештә бездән генә тормаган сәбәпләр аркасында вакытлы кыенлыклар булып алды, июль аенда хәл тотрыкланды, график вакыты һәм дарулар күләме элеккеге халәтенә кайтты.
Район баш табибы Алмаз Алиуллин:
–Районда бүген 57 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли. Бу биналардагы эш шартлары елдан-ел яхшыра. Соңгы елларда модулле, яңа типлы авыл фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, дәүләт төзекләндерү программаларында да бик актив катнашабыз. Барлык ФАП ларда да яхшы әзерлекле шәфкать туташлары халык сәламәтлеге сагында тора. Алар белән шулай килештек-авыру яки туганнары район үзәгендәге дәүләт даруханәсе-аптекага бара алмаса, ул социаль пакет буенча гомумпрактика, участок табибы язган диагноз, рецепт буенча тиешле даруларны дәүләт аптекасыннан алып кайтып авырып китүченең кулына тапшыра. Даруның вакытында һәм дөрес кулланылышы, нәтиҗәлелеге өчен дә ул җаваплы. Дарулардан баш тартып, шуңа тиешле акчасын алуны өстен күрүчеләр районда акрын гына кимүгә таба бара, мин моңа бик сөенәм. Чөнки, авыруның төрле стадияләре була. Мисалга гади шикәр авыруын (сахарный диабет) алам. Аптекалардан үзең сатып алсаң, аның башлангыч стадиясендә айга 500-1000 сумлык дару да җитәргә мөмкин. Яшь барган саен авыру көчәя, бу чакта инде айга 5-6 мең сумлык дарулар кирәк булырга мөмкин. Бронхиаль астма-сулыш кысылу авыруы көчәйгән чорда авыру кешене тернәкләндерү, сәламәтлеген, тормышын саклап калу өчен ай саен 7-10 мең сумлык дару кирәк. Баш мие, психик халәт белән бәйле авырулар бар. Кеше организмын тотрыкландыру, дәвалау өчен бу очракта инде, үзең сатып алсаң, елга 100-200 мең сумлык дарулар кирәк. Тагын да куркынычрак чир-яман шеш турында әйтсәм, авыру соңгы чиккә җиткәч, сатып алган даруларга айга барлык чыгымнар мин өстә әйтеп үткәннән 500 тапкырга артык булу очракларын да беләм мин. Ник дисәгез, балалары безгә килеп, елый-елый авыру туганнарын кире социаль пакетны тулы күләмдә, түләүсез дарулата алучылар исемлегенә кертүләрен сораганнары бик исемдә калды. Ә без-табиблар моны бик теләсәк дә, Закон нигезендә эшли алмыйбыз!
Шуңа да 1 октябргә чаклы, “дарумы-акчамы”, дигән дилемма-сорау алдында калучыларга киңәшем бер генә-сәламәтлек бәясе, тормыш акчадан һәрчак өстен! Ашыкмагыз, ялгышмагыз, кайчакта җиде тапкыр уйлап бер кат кискәнне дә кире ялгап булмый!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев