Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Дәүләки авылыннан Илдар һәм Ләйсән Хәсәновлар балаларына матур үрнәк күрсәткән

Хәсәновлар гаиләсе сайлауларда үз участокларында иң беренче булып тавыш бирделәр.

(16 март, “Апастово-информ”).



Хәсәновлар сайлауга гаиләсе белән килгәннәр. Дус-тату гаиләдә өч бала тәрбияләнә.
“Балаларны мәктәпкә, бакчага илткәнче башта сайлауда катнаштык. Истәлеккә фотога да төштек. Яшьтән үк аларга матур үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Гаилә белән мондый чараларда катнашу - бик матур күренеш”, - ди өч бала анасы.
Ләйсән үзе мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Үз хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкара. Өлгер, ачык йөзле, уңганлыгы белән аерылып тора.

Шулай ук 90 яшьлек Мәрьям апа Хаҗиәхмәтова дә дуслары, күршеләре белән сайлауларда катнашкан. Үзенең хисләре белән бик теләп уртаклашты ул.
“Күршем, дусларым белән бергәләп сайлауларда катнаштык. Безне кызлар ачык йөз белән каршы алдылар, сайлау тәртибен аңлаттылар. Халык җырлашты да, биеште дә, бик күңелле булды. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын иде”, - ди ул үзе.
Мәрьям апа озак еллар авыл советында эшләгән. Бүгенге көндә үз өендә берүзе гомер кичерә. Үз аягында, зиһене әйбәт, һәр көненә шөкер итеп яши белә ул. Хәлен белешергә, ярдәм итергә, кирәк-яракларын барларга дип еш кына оныклары кайтып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев