Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Апаста яңа электр челтәрләре бинасы белән танышты
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә яңа гына кулланылышка тапшырылган электр челтәрләре бинасы белән танышты, эш шартлары белән кызыксынды, хезмәткәрләр белән очрашты.
(25 декабрь, “Апастово-информ”).
Энергетиклар Яңа ел бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Озак еллар намуслы хезмәт итүче хезмәткәрләр бүләкләнде, хөрмәтләнде. Машинист-бораулаучы Заһит Габделвәлиевка, электромонтер Раил Сафинга намуслы хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Рәхмәт хатына «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге коллектив та лаек булды.
Электр челтәрләре оешмасының Апас участогында 42 кеше эшли. Кайбыч участогы белән берлектә 76 кеше хезмәт итә. Яңа бина тулысынча җиһазланган, барлык шартлар бар, компьютерлар, интернет челтәре эшли. Хатын-кызлар, ир-кешеләр өчен киенү, чишенү бүлмәләре бар. Кулланучыларны кабул итү бүлмәсе аерым ясалган.
Электр челтәрләре оешмасы бинасы үз янәшәсенә ачык һәм ябык складларны, гаражларны сыендырган. Янәшәдә хезмәткәрләр һәм кулланучылар өчен машина тукталышы ясалган. Электр заправкасы эше дә җайга салынган. Тирә-юнь төзекләнгән, яшелләндерелгән, агач-куаклар утыртылган. Ике катлы административ бинада барлык уңайлыклар да бар. Бина ерактан ук күренеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев